+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 09:24

Беркем дә читтә калмый

Благовар районы Күчәрбай авыл биләмәсенә караган авылларда 5 сайлау участогы оештырылган. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Фәрхетдинов белдерүенчә, тавыш бирү сайлаучыларның активлыгы шартларында бара.

1455 санлы Күчәрбай сайлау участогында иртәнге сәгать җидедә үк беренче булып Мидхәт Ишмаев тавыш биргән. Сәгать тугызга исә биредә гражданлык бурычын 55 сайлаучы үти. Күчәрбай участогында теркәлгән 908 сайлаучы бүген Башкортстан Башлыгын һәм урындагы советка депутатлар сайлый.
Абзан участок сайлау комиссиясе рәисе Ләлә Биглова әйтүенчә, тавыш бирүдә халык актив катнаша. Шул ук вакытта, төрле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучылар да бар. Яңа Абзан авылында яшәүче Дилара һәм Тәлгать Габдрахмановлар бу җәһәттән гариза язган, шуңа да алар йортларында тавыш бирде.
Читайте нас