Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев 21нче лицейда урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
- Гражданлык бурычымны үтәп, балачагымны искә төшердем. Безнең өебез колхоз идарәсе каршысында урнашкан иде. Сайлау көнендә мине иртә таңнан музыка тавышы уята иде. Шунысы хәтердә, әти-әнием дә, авылдашларым да сайлауны зур бәйрәм итеп кабул итә иде.
Артист үзенең гомерендә бер тапкыр да сайлауга бармый калмавын ассызыклады.
- Без үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз, - диде Хөрмәтулла Үтәшев.