ЛДПР сәяси партиясеннән Башкортстан Башлыгы постына кандидат Иван Сухарев хатыны белән бергә сайлау участогына килеп, сайлаган дәгъвачыга тавыш бирде. Либерал-демократ искәртеп узганча, ул төбәктәге сайлауларның барышын җентекле күзәтә.
- Сайлаулар фальсификациясез узар дип ышанабыз, - диде Иван Сухарев. — Фальсификацияләргә җыенган кешеләр җинаять җаваплылыгы турында онытмасын: 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Без барыбыз да сайлау гадел һәм чиста узар дип ышанабыз. Иң көчле җиңсен!