Иртәнге 7 сәгатьтә районның барлык 49 сайлау участокларында да тавыш бирү башланды. Әлшәйлеләр мөһим кампаниядә активлык күрсәтә.
Район үзәге сайлау участокларында бу аеруча сизелеп тора. Аларның һәркайсында быелгы сайлауларда беренче булып тавыш бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Авылларда да тавыш бирү активлык шартларында үтә. Әбдрәшит авылында, мәсәлән, иртәнге 9 сәгатькә 50дән артык сайлаучы тавыш биргән иде.
Бүген әлшәйлеләр, тоташ республикадагы кебек, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлый, моннан тыш, урындагы власть органнарына да депутатлар сайлана. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 32 меңнән артык сайлаучы кертелгән.