+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 10:00

"Ныклы Башкортстанны сайлыйм"

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, актер һәм режиссер Олег Ханов сайлауларда Уфа технология һәм дизайн колледжында тавыш бирде.

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, актер һәм режиссер Олег Ханов сайлауларда Уфа технология һәм дизайн колледжында тавыш бирде
- Сайлау участогында артистлар ник шулай иртә тавыш бирә, дип сорадылар. Сәбәбе гади:безнең театр Мостай Кәримнең 100 еллыгына әзерләнә, "Кыз урлау" пьесасы буенча спектакльнең репетициясе бара. Бүген безнең эш көне, шуңа да иртәрәк килеп тавыш бирергә булдам, - ди Олег Ханов.
Ул сайлауларда һәркемнең тавышы мөһим дип исәпли.
- Башкортстанның ныклы, рухи үсеш алган, сәнәгате көчле төбәк булуын телим, авыл хуҗалыгы бай булсын, мәдәният һәм сәнгать чәчәк атсын, - диде Олег Закир улы.- Мин ачык йөрәк һәм игелекле ихтыяр белән ныклы Башкортстанны сайлыйм.
Читайте нас