+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 06:22

Яңавылда сайлау зур оешканлык белән үтә

Бүген, 8 сентябрьдә, иртәнге сәгать 7дә Яңавыл районының барлык 48 сайлау участогы ачылды, шуларның 15е Янавыл шәһәре территориясендә, тагын 33е районның 18 авыл биләмәсе территориясендә урнашкан.

Бүген, 8 сентябрьдә, иртәнге сәгать 7дә Яңавыл районының барлык 48 сайлау участогы ачылды, шуларның 15е Янавыл шәһәре территориясендә, тагын 33е районның 18 авыл биләмәсе территориясендә урнашкан.
Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, яңавыллылар ике дәрәҗәдәге сайлауларда катнаша. Беренчедән, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау уза. Икенчедән, авылларда авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлау бара, ә шәһәрдә өченче бер мандатлы сайлау округы буенча шәһәр Советына өстәмә сайлаулар уза.
Дүрт участокта сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары - КОИБ урнаштырылган.
Яңавыл шәһәреннән Лилия Гыйльметдинова беренче тапкыр сайлауларда катнаша.
- Бу - минем тормышымда истәлекле вакыйга, - ди ул.
Читайте нас