Британиядә 39 яшьлек Алексис Бретт исемле хатын 11нче тапкыр әни булган. Аның 10 улы бар. Ниһаять, гаиләдә көтеп алынган кыз бала туган.
Алексисның өлкән улына - 17, иң кечесенә 2 яшь. Хатын үзе сөйләвенчә, ул тагын малай туар инде дип көткән. Ә карындагы сабыйның кыз икәнлеген белгәч, һушын җыя алмыйча торган.
"Хәзер безнең гаиләне тулы дип әйтергә мөмкин", - дигән бәхетле әни.