Яшь ярымлык сабыйның гомерен табиблар да саклап кала алмаган.
Мәскәүдә яшь ярымлык сабый белән коточкыч фаҗига булган.
Бала өстенә кайнар аш койган. Бу вакытта аның әтисе белән әнисе дә өйдә булган. Нарасый тәрәзә төбенә суытырга куелган кайнар ашлы кәстрүлне үзенең өстенә тартып төшергән.
Әти-әнисе ашыгыч ярдәм килгәнче баланың тәненә салкын су коеп, әрнүләрен басарга тырышкан. Кызганычка каршы, тәненең 60 проценты пешкән бала дәваханәдә үлгән.