Яңа уку елы башлану белән югалган балалар саны да, аларга карата кылынган җинаятьләр саны да арта.
Гыйбрәт эзләп ерак китәсе юк.
Хәтерләсәгез, бер ай элек Казанда җиде яшьлек малай белән тугыз яшьлек кыз югалган иде. Балалар әле дә булса табылмаган. Бу хакта "Ватаным Татарстан" гәзите яза.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә ел саен 50 меңнән артык бала югала. Шуларның 1,5 меңе гомерлеккә юкка чыга. Югалган балалар күп очракта юл һәлакәтенә эләгә, яки җинаятьче корбанына әверелә.
Балаларга кайда куркыныч күбрәк яный? Урам уртасында сабыйны алдап-йолдап урлап качу бүген искелек калдыгына әверелеп бара, дисәк тә ялгыш булмас. Җинаятьчеләр яшь корбаннарын Интернет аша социаль челтәрләрдән эзли хәзер. Бүген анда кешенең тормышы турында барлык мәгълүмат ярылып ята бит.
Күптән түгел илнең хокук сакчылары Руслан Бакиев җитәкчелегендәге җинаятьчеләр төркемен тоткарлады. “Үрмәкүч” кушаматлы бу кеше үзе төрмәдә утырган килеш Интернеттан корбаннар эзләгән. Алар турында мәгълүматны иптәшләренә җибәреп торган. Тегеләре исә анда күрсәтелгән сабыйларны урлап, ата-аналардан акча таләп иткән.
Балам гомеренә куркыныч янамасын, дисәң, түбәндәге киңәшләргә колак салырга кирәк:
1. Баланы “юк” дип әйтергә өйрәтегез. Чит кешенең үтенечләренә "юк" җавабы әзер торсын!
2. Мәктәптән өйгә илтүче юл яктыртылган, кеше күп йөри торган, куркынычсыз булырга тиеш.
3. Вакытны контрольдә тотарга онытмагыз! Өйдән мәктәпкә кадәр ярты сәгатьлек юлмы? Бер сәгатьтән балагыз өйдә булмаса, эзләргә вакыт дигән сүз.
4. Балагыз югалса, бу хакта башкаларга да хәбәр итүдән читенсенмәгез. Дусларга, туганнарга, полициягә, телефондагы әти-әниләр төркеменә кичекмәстән бу хакта хәбәр салырга кирәк. Югалган кешене өч тәүлектән соң да кайтмаган очракта гына эзли башлыйсы, дигән сүзләр – сафсата.
5. Балагызны урамда курыкмыйча кычкырырга өйрәтегез. Чит кеше балагызны үзе белән ияртеп китәргә уйласа, бала бөтен урамны яңгыратып: “Коткарыгыз, мин бу кешене белмим!” – дип кычкырырлык булсын.
6. Бала белән дустанә, ышанычка корылган яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышыгыз. Мондый мохит баланы Интернетта сәер кешеләр белән аралашудан, өйдән чыгып качу кебек күңелсез һәм куркыныч күренешләрдән сакларга ярдәм итәчәк.
7. Бер-берегезгә ышаныч никадәр генә көчле булса да, баланың социаль челтәрләрдә кемнәр белән аралашуын күзәтеп тору хәерле. Үзенә сиздермичә генә, билгеле. Юкса, ул башка исем астында әллә ничә яңа бит ачып, эзне “чуалтырга” мөмкин.
8. Социаль челтәрләрдә балагызның фото-видеоларын куеп, тормышыгызны энәсеннән җебенә кадәр күрсәтеп барудан тыелыгыз. Сер түгел: күп кенә җинаятьчеләр нәни “корбан”нарын нәкъ менә Интернеттагы мәгълүмат аша эзләп таба.