Бүген иртән Краснодардагы бер балалар бакчасында фаҗига булган. Тәрбияче 2 яшьлек балалар төркеме белән бакча ихатасында булганда аларның өстенә агач ауган.
Нәтиҗәдә, тәрбияче һәм ике сабый зыян күргән. Аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Балаларның берсе бик авыр хәлдә була. Кызганычка каршы, кыз дәваханәдә үлгән.
Әлеге вакыйга буенча тикшерү эше башланган.