Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Интернет челтәрендәге үз аккаунтларында «Торатау» геопаркының видеопрезентациясен күрсәтте. Әйтергә кирәк, аның концепциясен М. В Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты архитекторлары әзерли.
"Сезнең күбегез инде белә: ЮНЕСКО тарафыннан бирелә торган статус табигатьне саклау һәм туристларны бөтен дөньядан җәлеп итү өчен гаҗәеп мөмкинлекләр бирә.
Глобаль челтәрдәге шундый геопарклар барлыгы - 147, һәм бу безгә балачактан таныш булган атаклы урыннар, Гранд-Каньон, яки Альп таулары кебек.
Шушы көннәрдә генә безнең Янгантауның Русиядә беренче геопаркка әйләнүенә без бик шат. "Торатау" белән дә без кыска вакыт эчендә бу катлаулы, әмма безнең өчен бик мөһим юлны уза алырбыз дип ышанам. Ә әлегә бүгенге презентациягә әзерләнгән видеоны карагыз», - дип язды республика җитәкчесе.