+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 сентябрь 2019, 07:56

"Экстрасенслар алышы" тапшыруын Чишмә районында төшерделәр

ТНТ каналында барган популяр программаның чираттагы чыгарылышы Шиңгәккүл авылында үз-үзенә кул салган дип исәпләнгән 17 яшьлек Айдарга багышланачак.

ТНТ каналында барган популяр программаның чираттагы чыгарылышы Шиңгәккүл авылында үз-үзенә кул салган дип исәпләнгән 17 яшьлек Айдарга багышланачак.
Аның үле гәүдәсен мунчада тапканнар.
— Без дөреслекне табар өчен экстрасенсларны чакырдык, чөнки Айдар мондый адымга бара алмас иде, - дигән егетнең әти-әнисе.
Бер ел элек полиция, Айдар үз теләге белән якты дөньядан киткән, дигән нәтиҗәгә килгән, тик аның әти-әнисе рәсми версиягә ышанмаска нигез бирүче детальләрне белә.
Экстрасенслар "алар хаклы" дигән нәтиҗәгә килгән. Кемгәдер мунчада барысын да Айдар үзе эшләгән кебек калдыру отышлы булган.
Мәскәүдән килгән белгечләр Айдар гаиләсе яши торган йортны гына түгел, аны тапкан мунчаны да, хәтта зиратны да караганнар.
Алар ясаган нәтиҗәләргә хокук саклау органнары игътибар бирерме, юкмы, монысы әлегә билгесез.
Читайте нас