Әлеге урынга чакырылган полиция хезмәткәрләре фатирны ачып кергән һәм анда чери башлаган ике мәеткә тап булган.
Билгеле булуынча, пенсия яшендәге ирле-хатынлы икәү биредә күптән яшәгән. Алар мәетендә көчләп үтерү эзләре табылмаган. Алар биш көннән соң гына табылан.
Аракыдан бушаган шешәләр аларның хәмердән агуланып үлүенә ишарә булуы мөмкин.
Арзан аракыга алданып, гомер китабындагы соңгы биткә шундый ямьсез вакыйга турында язылуын беркем дә теләми дә бит...