Уфада яңа гына беренче сыйныфка төшкән малай үлгән. Коточкыч фаҗига әти кешенең ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан.
Кичә Уфаның Благовар урамында "ВАЗ" автомобиле руле артына утырган ир агачка барып бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә беренче сыйныф укучысы үлгән.
Аның хәвефсезлек каешы тагылмаган булган, ә руль артына утырган әти кеше исерек булып чыга. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарта.
Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара.
Баласының гомерен кыйган ваемсыз әтинең бу гамәле башкаларга сабак булсын иде.