+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2019, 14:26

Кеше талауда гаепләнгән ир ялгыш кеше үтергәнен дә әйтә

Ирнең башка җинаять эшләренә дә кагылышлы булу-булмавы тикшерелә.

Ленинград өлкәсенең полиция хезмәткәрләре июль башында юкка чыккан Бэла Воронинаны тапты.
49 яшьлек хатын социаль челтәрләрдә бер ир белән таныша. Очрашуга киткәннән соң кайтмый. Полиция хезмәткәрләре бу эшне бик озак нәтиҗәсез тикшерә.
Бер көнне полиция хезмәткәрләренә бер кыз мөрәҗәгать итә. Аның сүзләре буенча, ике ир кызны көчләгән һәм талап чыгып киткән. Алар кызның танышлары булган. Ирләр шунда ук кулга алына.
Сорау алган вакытта 37 яшьлек ир Бэланы үтерүе турында да сүз ычкындыра. Аның сүзләре буенча, хатын белән ир фатирда очраша. Нишләптер, алар әрләшә башлый. Ир хатынның муенын кисә. Хатын шунда ук җан бирә. Җинаятьче танышын чакырып китерә һәм алар, мәетне чемоданга салып, урманда күмә.
Читайте нас: