Русиянең бер шәһәрендә кияү туйдан качкан. Бу хәл киленнең туганнарын гына түгел, бөтен шәһәрне гаҗәпкә калдырган.
Алар студент чакларында очраша башлый. Укуларын тәмамлагач, яшь пар егетнең әти-әнисе бүләк иткән фатирда яши башлый, эшкә урнашалар.
Туйга бер атна калгач, кыз, өйдә телефонын онытып калдырып, эшкә китә. Егет телефондагы язулар аша аның башка егетләр белән аралашканын күрә. Анда кыз бу егет белән фатир өчен генә бергә булуын да язган була.
Моның турында берни дә белмәгән кыз туйга әзерләнүен дәвам итә. ЗАГС хезмәткәре киленнән аның кияүгә чыгарга ризалыгы турында сорагач, ул "Әйе" дип җавап бирә. Кияүгә дә шул ук сорауны бирәләр. Ул "Юк" дип җаваплый да туйдан чыгып китә...