Брянск өлкәсе прокурорларына гадәти булмаган эшне тикшерергә туры килгән.
88 яшьлек әби 5 ел фатирыннан чыкмый яшәгән. Мондый "читлек"кә аны кызы бикләгән.
Кызы сирәк кенә әбигә азык-төлек китереп биргән. Әби еш кына тәрәзә төбендә басып торган, бу вакытта урамнан үтүчеләр аңа азык-төлек биреп киткән.
Фатирда телевизор, радио юк. Әби беркем белән дә аралашмаган. Шуңадыр да ул бүген кайда яшәвен, ничә яшьтә икәнен дә хәтерләми.