9 сентябрьдә республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә республикада үткән Башкортстан Башлыгын сайлауларның беренче йомгаклары белән таныштырды.
Тавыш бирүдә республика буенча — 71,80 процент, Уфа шәһәрендә — 66,15 процент, башка шәһәрләр буенча — 63,30 процент, районнарда 77,78 процент сайлаучы катнашкан.
Районнар арасында иң зур катнашу күрсәткече Тәтешле районында -- 97,01 процент, Салават районында – 94,26 процент, Бакалы районында 92,78 процент сайлаучы тавыш бирүдә катнашкан. Минималь күрсәткеч Благовещен районында -- 61,14 процент.
“Бердәм Русия” партиясе кандидаты Радий Хәбиров өчен 1 миллион 794 мең 113 сайлаучы тавыш биргән, ул -- 82,02 процент тавыш җыйган.
Икенче урында -- КПРФтан төбәк Башлыгы вазыйфасына кандидат Юнир Котлыгуҗин, аның өчен 150679 сайлаучы тавыш биргән (6,89 процент).
ЛДПРдан кандидат Иван Сухаревка 99158 кеше тавыш биргән (4,53 процент).
“Яблоко”дан Зөлфия Гайсина өчен -- 33371 сайлаучы (1,53 процент), “Гадел Русия”дән Юрий Игнатьевка –26935 сайлаучы (1,23 процент), “Русия патриотлары”ннан Рәфис Кадыйровка – 24032 сайлаучы (1,10 процент), “Гражданлык көче”ннән Владимир Барабашка – 21175 сайлаучы (0,97 процент) һәм “Русия пенсионерлары социаль гаделлек өчен" партиясеннән Владимир Кобзевка 17678 сайлаучы (0,81 процент) тавыш биргән.
Сайлаулар барышында республика Үзәк сайлау комиссиясе 24 мөрәҗәгать кабул иткән, шикаятьләр юк.