Баймак районында шәхси йорт территориясендә 8 сентябрьдә көндез бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
54 яшьлек ир металл торбаны кисәргә маташкан.
Эш вакытында “болгарка”ның кисә торган түгәрәге сына һәм аның бер өлеше ирнең муенына эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул һәлак була.
“Үз йорты яны территориясендә ирнең үлем факты буенча Башкортстан Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә. Хәзер вакыйга урынын карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләнде. Фаҗигадә криминаль характердагы билгеләр юк”, - диделәр бу хәлгә карата төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.