Әлеге урынга килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" табиблары мәет янында виагра таблеткалары тапкан һәм аның кирәгеннән арттык кулланылганын ачыклаган.
Николай Д. хатыны белән Башкортстан районнарының берсенә Красноярск краеның Каеркан шәһәреннән кайтып төпләнгән. Гомер буе Себердә эшләп җыйган акчасына яхшы йорт сатып алган. Ә ярыйсы гына зур пенсиясен ул гүзәл затлар белән очрашуга тотына торган булган.
Тиздән авылга аның ике улы һәм аларның гаиләләре дә кайтып төпләнгән. Алардан да, үсеп килүче оныкларыннан да оялмаган абзый - кәҗә сукмагыннан тайпылмаган.
Бу көнне дә яшь сөяркәсе янына барган. Үз аяклары белән барган юлдан табутка салынган гәүдәсе генә кайткан. Ә даны балаларына, оныкларына калган.
Ничек яшәү белән түгел шул, адәмчә үлемең дә мөһим бит әле.
"Хатыннарның күлмәкләре генә төрле-төрле бит ул..." - дияр иде бер бабай... Күпне күргән, күрәсең.