+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Сентября 2019, 03:58

Аңа җиңүне анык эшләре китерде!

Яки ни өчен сайлауларда халык нәкъ Радий Хәбиров кандидатурасына өстенлек бирде?

Яки ни өчен сайлауларда халык нәкъ Радий Хәбиров кандидатурасына өстенлек бирде?


Шулай итеп, Башкортстанда агымдагы елның иң төп сәяси вакыйгасы булган республика Башлыгын сайлау кампаниясе артта калды. Аның якынча нәтиҗәләре буенча, электоратның күпчелек тавышын җыеп, узган елның октябрь аеннан Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикадагы иң югары вазыйфага сайланды. Тавыш бирүдә республика халкының 70,35 проценты катнашып, аларның 82 процентка якыны Радий Фәрит улын сайлады.


Әйтергә кирәк, Башкортстан халкы сайлауларда, һәрвакыттагыча зур гражданлык активлыгы күрсәт­кән кебек, иң югары вазыйфага сигез кандидат арасыннан нәкъ Радий Хәбировның җиңүе дә көтелмәгән хәл булмады. Бу җәһәттән аналитиклар һәм илдә, республикада абруйлы экспертлар, Радий Фәрит улының республика җитәкчесе вазыйфасында әле алты ай эш йомгакларыннан чыгып ук, аның югары вазыйфага сайлану ихтималлыгы да, төрле тикше­ренүләр нәтиҗәләре буенча халык арасында абруе гаять зур булуын да билгеләгән иде. Чыннан да, бүген инде Радий Хәбировны республика җитәкчелегенә бернинди пиар технологияләр дә түгел, ә Башкортстан һәм аның күпмил­ләтле халкы мәнфәгатендә фидакарь хезмәт итүе һәм аның анык нәтиҗәләре китерде дияргә тулы нигез бар. Алар һәркемнең күз алдында һәм һәрберебез аларның уңай тәэсирен үз тормышында тоя.

Беренчедән, Радий Хә­биров республика җитәк­челегенә килү белән сәламәтлек саклау өлкә­сендә күптән таләп ителгән мөһим үзгәртеп корулар башланды. Тармакның матди-техник базасын яңарту, дәваханә-поликлинакаларны тиешле белгеч-кадрлар белән тәэмин итүдән алып, табиб һәм шәфкать ту­ташларының пациентларга карата мөнәсәбәтен үзгәр­тү, хезмәтләндерү сыйфатын яхшыртуга кадәр дәү­ләт дәрәҗәсендә колач­лы эш җәелдерелде. Нәти­җәдә, республиканың сә­ламәтлек саклау учреж­де­ниеләрендә, чын мәгънә­сендә, тәртип урнашты, һәр пациент чиратларсыз үзенә тиешле югары сыйфатлы медицина ярдәме ала башлады, дарулар белән тәэмин ителеш яхшырды. Дәваханә­ләргә дистә миллион сумлык заманча аппаратлар кайтарыла, ашыгыч ярдәм машиналары паркы яңа­рыш кичерә. Ә инде соңгы елларда фәкать ябылуга дучар ителгән авыл фельдшер-акушерлык пунктлары челтәренең яңадан терге­зелүе, төзек­лән­дерелүе, яңалары белән тулыландырылуы авыл халкы өчен, чын мәгънәсендә, иң куанычлы вакыйгага әверелде.

Икенчедән, нәкъ Радий Хәбиров Башкортстан җитәкчелегенә килгәннән соң республиканың пассажирлар ташу базарындагы башбаштаклыкка чик куелып, әлеге өлкәдә ныклы тәртип урнаштырылды. Аерым алганда, әлеге базарны тулысынча диярлек үз кулларына алган легаль булмаган пассажир та­шучыларның эшчән­леге туктатылды яисә алар закон кысаларына кертелде, юллардагы хәвеф белән янаган иске автобуслар гамәлдән чыгарылды, төп маршрутлар пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче дәүләт предприятиесе — “Башавтотранс”ка кайтарылды. Әйтергә кирәк, бөлгенлек чигенә җитке­релгән әлеге предприя­тиедә соңгы ун айда бул­ган яңалыкларны үзгәр­теп кору дип атау гына аз булыр төсле. Ул чын мәгъ­нәсендә икен­чегә оештырылды дисәк тә арттыру булмастыр. Шушы чорда гына предприятие паркы 500 чамасы яңа заманча автобус белән тулыланды, шул рәвешле Уфада да, республикада да төп маршрутларда янә “Башавтотранс” автобуслары йөри башлады, Радий Хәбиров башлангычы белән барлык район үзәкләре белән дә шундый бәйләнеш тергезелде. Кыскасы, хәзер республика халкына яңа, уңайлы, иркен, хәвефсез дәүләт автобусларында теләгән урынга җәһәт кенә барып җитү мөм­кинлеге тудырылды.

Өченчедән, соңгы ун айда республиканың халык хуҗалыгын, аның төп җи­тештерү тармакларын тергезү һәм яңа, заманча куәтләргә чыгару буенча колачлы стратегия җәел­дерелде. Бу җәһәттән, шушы вакыт эчендә республикада эшкә кушылган яисә башлангыч бирел­гән төрле юнәлештәге произ­вод­­стволарның барысын да барлап тормыйча, шуны гына әйтәбез: моңа кадәр төбәк икътисадына инвес­тицияләр күләме төшүгә таба барган булса, 2019 елның беренче яртысында ул 13 процент үсеш белән билгеләнде. Бу хакта Радий Хәбиров ил Президенты Владимир Путин белән күптән түгел булган очрашу барышында да җиткерде һәм аның “бик яхшы” дигән бәясен алды. Үз чиратында, төбәк икътисадына инвес­тицияләр арту нәрсәне аңлата? Димәк, республикада икътисад тулы куәтенә эшли һәм алдагы чорда төбәктә яңадан-яңа куәтләр, җитештерү производстволары үсеп чыгачак!

Дүртенчедән, Радий Хәбиров республика җи­тәкчелегенә кил­гәннән соң, ниһаять, торак төзе­лешенә акчаларын салып алданганнар мәсьәләсен хәл итү буенча алып барылучы эш тә анык нәти­җәләрен бирә башлады. Дөрес­рәге, моңа кадәр ул югары даирәләрдә “хәл итәргә кирәк” дигән сөйләшүләрдән ерак кит­мәгән булса, хәзер бөтен­ләй башка яссылыкка чыкты. Радий Хәбировның бу мәсьәләдә катылык та, катгыйлык та күрсәтүе нәти­җәсендә узган ел ахырында ук берничә шундый йорт файдалануга тапшырылды. Хөкүмәттә үткән “Төзелеш сә­гать”ләрендә атна саен җаваплы структураларны эссе табага бастыра торгач, быел исә проблемалы йортларны файдалануга тапшыру тәгаен графикка ярашлы алып барыла башлады. Шул рәвешле ничәмә еллар дәвамында законлы фатирларын көтеп алалмаган меңләгән кеше, ниһа­ять, үз торакларына күчте. Һәм, республика җитәкчесе Радий Хәбиров ышандыруынча, 2021 ел ахырына, гомумән, республикада алданган дольщиклар мәсьә­ләсе тулысынча хәл ителергә, башкача шундый бер генә йорт та калмаска тиеш!

Гомумән, хокуклары законлы мәнфәгатьләре бозылган, урындагы власть, җаваплы структуралар эшчәнлегенә җитди дәгъ­валары булган һәркем Радий Хәбировның иң җитди игътибар үзәгендә. Нәкъ ул властька килгәннән соң республикада халыктан килгән һәр шундый борчулы сигналны тотып алучы “Инцидент” системасы эшли башлады. Узган вакыт эчен­дә аңа дистә, хәтта йөз меңләгән шундый мөрәҗәгатьләр килеп, алар җитди тикшерелеп, мәсьәлә чыннан да кискен торган очракларның барысы буенча да анык эш башкарылды. Аның каравы, урындагы власть хәзер халыкны тыңларга, ишетергә, аның борчуларына игътибарлырак булырга өйрәнде.

Монысы алтынчы булса, җиденчедән, кышын Сибайда килеп туган экологик хәвеф нәтиҗә­ләрен бетерү барышында да Радий Хәбиров чын кешелеклелек һәм эшлекле җитәкче сыйфатларын күрсәтте. Властька килү белән ул: “Без үзебез­некеләрне ташламыйбыз!” дип белдерде һәм Сибай мисалында бу ачыктан-ачык чагылды да. Хәвеф янаган урынга Радий Хәбиров шәхсән үзен генә дә бер­ничә тапкыр барды. Андагы экологик хәвеф чыганагын гамәл­дән чыгару, халык сәламәт­леген ныклы кон­трольгә алу максатында Уфадан барлык тиешле хезмәтләр озайлы командировкаларга Сибайга җибәрелде һәм анда хәл тулысынча җайга салынганнан соң гына яңадан башкалага кайтарылды. Сибай балалары өчен исә Кырым һәм Башкортстан шифа­ханәләренә казна исәбенә ял оештырылды. Нәти­җәдә, ил күлә­мендәге экологик катастрофа дә­рәҗәсенә барып җитәрлек мәсьәлә кыска вакытта хәл ителеп, Сибай халкы, ниһаять, чын мәгънәсендә иркен сулыш алып яши башлады!

Әлбәттә, Радий Фәрит улы башлангычы белән шушы чорда республикада ирешелгән башка мөһим үзгәрешләр, анык эшләр хакында да бик күпләп язарга мөмкин. Әмма бер мә­каләдә генә барлык өлкәләрне дә колачлап алып булмый, билгеле. Бу җәһәттән, республика һәм аның күпмилләтле халкы мәнфәга­тендәге мондый югары нәтиҗәләр Радий Хәбиров алдагы биш елда Башкортстан Башлыгы вазыйфасында эшләгән чорда бик күп булыр әле дигән ышанычта калыйк һәм республика җитәкчесенә яңа­дан-яңа уңышлар юлдаш булуын телик!
Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас