Башкортстанда яшәүче бер ир-егет батып баручы кызны судан тартып чыгарган.
Август башында Малоязда яшәүче Илвир Гыйрфанов Салават районына урман әзерләүгә барган. Ә аннары ял итәргә, елгада коенырга төшкән. Ярдан ук елгада 6-7 яшьлек 3 кызның су коенуын күргән. Кинәт аларның берсе су астына төшеп киткән. Ир-егет кызны коткарырга ташланган.
Илвир сабыйны ярга алып чыккан. Кыз аңын югалткан булган. Ул аңа беренче медицина ярдәме күрсәткән.
- Үз кызымны коткардым кебек. Мин дә әти кеше бит. Мин башкача эшли алмадым, - дип сөйләде ул соңрак.
Суда Илвир кесә телефонын һәм банк карталарын югалтса да, моңсуланмый, чөнки баланың гомерен саклап кала алган бит.