+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 00:19

Ике баласын батырып үтергән

27 яшьлек ана 1,5 айлык һәм 5 яшьлек ике баласын үзенә бәйләп суга батырып үтергән.

27 яшьлек ана 1,5 айлык һәм 5 яшьлек ике баласын үзенә бәйләп суга батырып үтергән.
Камчатка өлкәсенең Вилючинск шәһәрендә ике баласын үтерүдә шикләнүче 27 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта өлкәнең Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, 9 сентябрь, көндезге сәгать 11ләр тирәсендә ана үзенең 1,5 айлык һәм 5 яшьлек ике баласын суга батыра. Шаһитларның сүзләренә караганда, хатын-кыз балаларын үзенә бәйләп күлгә керә.
Ярдәмгә килгән полицейскийлар ананы судан чыгарган вакытта кечкенә кыз инде үлгән була, өлкән малайның гомере соңрак реанимациядә өзелә. Хатын-кызны табиблар коткарып кала алган.
Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый, шикләнелүчене тоткарлау мәсьәләсе хәл ителә. Җинаятьне тикшерү дәвам итә.
Читайте нас: