+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 11:30

Июньнән бирле эзләүдә булган...

Туймазы районында коточкыч авариядә һәлак булган егет эзләүдә булган.

Кичә, 9 сентябрь көнне, Туймазы районында коточкыч авария булган. Самара-Уфа-Чиләбе трассасында ВАЗ-2110 белән "Daf" йөк машинасы бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, җиңел машина белән идарә итүче 17 яшьлек егет авыр тән җәрәхәтләре алган. Кызганычка каршы, аның гомерен саклап калу мөмкин булмый. Егет дәваханәдә үлгән.
"Һәлак булучы 2019 елның июненнән хәбәрсез югалучылар исемлегендә булган. Яшенә карата аның водитель таныклыгы да булмый, өстәвенә, ул идарә иткән машина ялган номерлы булып чыга", - дип яза үз блогында республиканың Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов.
Авариянең сәбәпләрен полиция ачыклый. Әлегә тикшерү бара.
Водительләрдән юлларда игътибарлы булулары, тизлекне арттырмаулары сорала.
Читайте нас