+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 13:53

Күмертауга кадәр барып җиткән...

"Сары сак" үрмәкүче республика халкын куркытуын дәвам итә.

Бу елның җәендә куркыныч үрмәкүчне Уфа яны районнарында, Нагаево бистәсендә күреп алганнар. Үрмәкүч тешләгәннән соң ике ир-егет дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Соңыннан сары сакны Туймазыда күрүчеләр булды. Хәзер инде ул Кумертауга барып җиткән.
Урындагы халык бакчаларында үрмәкүчләргә һәм аларның балаларына юлыккан. Алар сары сакка чын мәгънәсендә фотосессия ясаган. Алар белән социаль челтәрләр тулган.
Экспертлар билгеләвенчә, бу үрмәкүч тешләүдән кешенең кан басымы күтәрелергә, ул һушын югалтырга мөмкин. Әгәр кешедә аллергия булмаса, бу бөҗәк ул кадәр үк куркыныч тудырмый.
Зоологлар агулы үрмәкүчләр үзләренең яшәү ареалын киңәйтә, димәк, алар Башкортстанда мәңгегә төпләнәчәк, дип саный. Алар әйтүенчә, сары сакны күрү белән паникага бирелергә кирәкми. Ул үзе һөҗүм итми, бары саклана гына. Шуңа күрә аңа кагылмаска кирәк.
Читайте нас