+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 12:57

Кабердән 5 килограмм бал алганнар...

Бу гаҗәп хәл үзебездә - Башкортстанда булган.

Башкортстанда яшәүче бер кеше бабасы кабереннән 5 килограмм бал җыйган. "Mash" порталы хәбәр итүенчә, туганы зиратка бабасы һәйкәлен алыштырырга килгән. Демонтаж вакытында аның эчендә умарта оясының булуы ачыклана.
Яшь кешегә умартачылар чакыртырга туры килә. Хәтта профессиональ умартачылар да бал кортларын тиз генә ала алмаган, шулай да алар һәйкәл эченнән ояны чыгарган.
Нәтиҗәдә, кабердән 5 килограмм бал алынган.
Читайте нас