+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 09:55

Казанда кешеләрнең интим тормышын тәрәзә аша төшереп, социаль челтәргә эләләр

Социаль челтәрләрнең берсендә Казан кешеләренең шәхси тормышы турында видеотасмалар пәйда булды. Әлегә кем икәнлекләре билгесез кешеләр, югары катларда яшәүчеләрнең йокы бүлмәсен видеога төшереп, социаль челтәргә элә. Монда кешеләрнең кич белән киенеп-чишенгәне дә, талашканнары, сугышканнары да, шулай ук җенси мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнгәннәре дә бар.

Төркем администраторлары ачыктан-ачык "Казанлыларның тормышын күзәтәбез. Көтеп торыгыз, хәзер эләктерәбез!" - дип язган.
Төркемдә бу видеоларны караучылар саны күп, әмма күпчелек моны гаепләп чыга. "Кеше йокы бүлмәсендә теләсә ни эшли ала! Сезнең анда ни эшегез бар?" - дип язалар.
Кешенең шәхси тормышы турында мәгълүматларны тарату закон тарафыннан тыела. 16 яшькә кадәрге кешеләр турында тискәре мәгълүмат таратучыларны Җинаять кодексы буенча хәтта 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Видеокадрга эләккән һәркем үзен яклап судка мөрәҗәгать итә ала.
Казан эчке эшләр бүлегенә зыян күрүчеләрдән мөрәҗәгатьләр әлегә булмаган. Әмма хәбәр мәгълүмат чараларына чыкканнан соң, полиция бу кешеләрнең эшчәнлегенә нокта куяр дип өметләник.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.
Ә сезнең тәрәз пәрдәләре ябыламы? Казандагы дроннар Уфада да бар ул.
Читайте нас