Дуван районында гөмбә ашап агуланган җиде кешенең реанимациягә эләгүе турында язган идек инде. Сайтны күзәтеп баручыларны аларның хәле ничек булуы кызыксындыра.
Бүгенге көнгә алар арасында булган өч бала һәм 18 яшьлек егет дәваханәдән чыккан. Калган дүртесенең хәле яхшырса, өч көннән чыгарырга мөмкиннәр.
Шул көнне барысын да гөмбә бәлеше белән сыйлаган 62 яшьлек Валентина Щеколгинага әле булса намусы тынгы бирми. Алты кешенең гомерен кыл өстенә куюга ул үзен гаепле саный.
Валентина ханым - стажлы гөмбә җыючы. Шул көнне пенсионер апа кәрзиненә гөмбәнең төрлесен җыя һәм кайту белән, гөмбә пирогы пешерә.
- Гадәттә, гөмбәне озаклап кыздыра идем. Бу юлы ашыктым шул, - ди хуҗабикә.
Табында булганнарның барысы да ике сәгатьтән соң үзләрен начар хис итә. Аларны дәваханәгә илтү өчен ашыгыч ярдәм машинасы дүрт рейс эшли. Пациентларның барысы да авыр хәлдә була.
Әлегә гөмбәләр арасында агулысы булган дип фаразлыйлар. Ризык калдыклары экспертизага җибәрелгән.