+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 17:53

Йортны бет баса...

Уфаның күпкатлы йортында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә аларның проблемасына игътибар итүне сораган.

Уфаның Блюхер урамындагы 42нче йортта яшәүчеләр беттән җәфа чигә икән. Бу хакта социаль челтәрләрдә бер фатирда яшәүче хатын яза. Аның сүзләренә караганда, алар бөҗәкләрне үз көчләре белән агуларга тырыша, әмма бөтен омтылышлары да бушка китә.
Пост авторы Уфаның Орджоникидзе районы хакимиятенең аларның проблемасына игътибар итүен сораган. Район хакимияте башлыгы Марат Галиуллин, видео астына аңлатма язып, чаралар күрелүен хәбәр иткән.
"27нче ЖЭУ хезмәткәрләре Блюхер урамындагы 42нче торак йортның су бүлү буенча эчке инженерлык системалары чүплеген чистартты. Шулай ук бу көнне «Уралдорсервис» җәмгыяте белгечләре гомум файдалану урыннарында дезинсекция үтәде», - дип хисап тоткан ул.
Читайте нас: