+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2019, 07:14

Югалган укучы балалар табылды!

11 яшьлек Радмир Сәләхетдинов һәм Иван Абрашов 9 сентябрь иртәсендә югалганнар иде.

11 яшьлек Радмир Сәләхетдинов һәм Иван Абрашов 9 сентябрь иртәсендә югалганнар иде.
Иртән укучылар Иглин районының Иглин авылында мәктәптән чыгалар һәм эзсез югалалар. Борчылган ата-аналар һәм якыннары кичекмәстән эзләүгә чыккан полицейскийларга һәм волонтерларга мөрәҗәгать иттеләр. Эш барышы турында «Поиск детей — Уфа» хәрәкәте җитәкчесе Павел Нестеров сөйләде. Ике дусны төнгә кадәр эзләделәр һәм таптылар. Бәхеткә, балалар исән-сау. Хәзер алар белән психологлар һәм хокук саклау органнары белгечләре эшли.
Читайте нас