Бүген Илона Макаренко рәислегендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре, республика Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләре, журналистлар катнашты.
Комиссия әгъзалары Башкортстан Башлыгын сайлауда санлы сайлау участокларында тавыш бирү йомгаклары турында Үзәк сайлау комиссиясе протоколына кул куйды.
Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстан Башлыгын сайлауга килгән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат тыңланды.
Комиссия әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый торган мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләрнең булмавына игътибар итте.
Комиссия Башкортстан Башлыгын һәм алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатларны өстемә сайлауларны үткәрүдә сайлау бюллетеньнәреннән файдалану йомгаклары турында җыелма мәгълүматларны раслады.
Башкортстанның Сайлаулар турында кодексы һәм республика Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстан Башлыгын сайлаулар нәтиҗәләре турындагы протокол нигезендә 2019 елның 8 сентябрендә сайлау үткән һәм гамәлдә, Башкортстан Башлыгы итеп Радий Фәрит улы Хәбиров сайланды, дип билгеләде.
Тавыш бирү тәмамланган вакытка сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучылар саны - 3049196.
Сайлауларда катнашкан сайлаучылар саны -:2189229 (71,8 процент).
Сайлаучыларның һәр кандидаттан алынган тавышлары саны:
1. Барабаш Владимир Валериевич 21193 (0,97 процент),
2. Гайсина Зөлфия Риф Кызы 33394 (1,53 процент),
3. Игнатьев Юрий Викторович 26938 (1,23 процент),
4. Кадыйров Рәфис Фәиз улы 24034 (1,10 процент),
5. Кобзев Владимир Юрьевич 17688 (0,81 процент),
6. Котлыгуҗин Юнир Галимҗан улы 150692 (6,89 процент),
7. Сухарев Иван Константинович 99173 (4,53 процент),
8. Хәбиров Радий Фәрит улы 1794176 (82,02 процент).
Дәүләт җыелышына Гыйндуллин Фәрит Хөрмәтулла улы һәм Әхмәдинуров Рөстәм Марат улы депутат булып сайландылар.