+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 сентябрь 2019, 07:34

1986 елдан сәлам!

Баймак районындагы Талкас күленнән балыкчылар карайган шешә тартып чыгарган һәм гадәти булмаган юлламага тап булган.

Баймак районындагы Талкас күленнән балыкчылар карайган шешә тартып чыгарган һәм гадәти булмаган юлламага тап булган.
Баксаң, биредә бер мәктәпнең 1986 елгы чыгарылыш укучылары җыелган булган. Шул чакта алар, кәгазьгә исемнәрен язып, биш елдан очрашырга сүз куешкан.
Очрашканнармы-юкмы, билгесез.
Алар белән параллель сыйныфта укыган ханым бу егет-кызларны хәтерләвен әйткән. Аларның яртысы чит якларга чыгып киткән. Үзләрен күргән кебек булдым, дигән ханым.
Әле шешә урындагы бер кешедә саклана. Ул аны хуҗаларына тапшырырга әзер.
Читайте нас