Дәүләкән районы кешесе кибеттән балык сатып алган. Кичен аны пешерергә булган. Балыкны чистартканда аның эченнән балдак тапкан.
Балдагы кыйммәтле, алтыннан. Әлбәттә, кемнеке икәне билгеле түгел.
- Гомумән, мин балык ашарга яратмыйм. Әмма төштә балык каптырып утырганымны күрдем, балык пешерергә булдым. Ә аның эчендә - шундый байлык! Балдакны нәрсә эшләтәчәгемне белмим әле. Бәлки, истәлеккә калдырырмын, - дигән ул.
Ярый әле балыкны балдак белән бергә ашап куймаган...