+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 сентябрь 2019, 10:52

Көнгә чыксаң, бала үлү хәбәре...

Минзәлә шәһәрендә янә фаҗига: бер яшьлек бала әнисе кәстрүлдә кайнатып куйган суга пешкән.

Минзәлә шәһәрендә янә фаҗига: бер яшьлек бала әнисе кәстрүлдә кайнатып куйган суга пешкән.
Баланы тиз арада дәваханәгә илткәннәр. Табибларның тырышлыгына карамастан, аның гомере өзелгән.
Бер яшьлек бала әнисенең ваемсызлыгы аркасында үлгән. Ана кеше кәстрүлдә су кайнатып куйган, ә бала аны үз өстенә тартып төшергән.
Аның гәүдәсе, куллары, аяклары бик нык пешкән.
Әлеге вакытта тикшерү бара.
Читайте нас