9 сентябрьдә Уфада җиңел машина 11 яшьлек укучыны бәрдергән.
Ул тиеш булмаган урында юл аркылы чыккан. Бу хакта башкаланың ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Авария Тынычлык урамындагы 4нче йорт каршында булган. Җиңел машина руле артында 18 яшьлек егет булган. Бәлки, ул да тизлекне арттырган булгандыр. Моның буенча әле тикшерүләр бара.
Укучыны төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып килгәннәр. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны кайтарып җибәргәннәр.
Хөрмәтле дуслар! Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне үтәгез, үз гомерегезне саклагыз!