Мал-мөлкәтне теге дөньяга үзең белән алып китеп булмый, диләр. Тик кайбер чегәннәр башкача уйлый күрәсең. Югыйсә, аларның бароннарының зиннәтле каберләрен ничек аңлатып була.
Аларның җеназа процессиясен кайчагында кешеләрнең бер йорттан икенчесенә күчүе белән бутарга мөмкин. Чегәннәр христиан диненнән булуга карамастан, аларны җирләү гомум кабул ителгән гөреф-гадәтләрдән нык аерыла. Алар өчен теге дөньяда мәрхүмне уңайлыклар белән тәэмин итү гадәти күренеш.
Билгеле, затлы җеназалар мөмкинлегенә бароннар һәм бик хәлле чегәннәр генә ия. Мәрхүмне җирләү урынына ул фани дөньяда файдаланган барлык әйберләр дә салына. Кабер барон яшәгән өйне хәтерләтә, икенче төрле әйткәндә ул яшәгән йортның макеты булып тора. Аны мебель, көнкүреш техникасы, келәмнәр белән җиһазландыралар. Хәттә бәдрәф тә куярга мөмкиннәр. Әлбәттә, кәрәзле телефон, киемнәр тутырылган шкаф, телевизор, эчемлекләр бары, алтын, бизәнү әйберләре, фикус гөле (әгәр мәрхүм аны яраткан булса, әлбәттә), өйдә киеп йөри торган яраткан аяк киеме, йокы күлмәге һәм башкалар урнаштырыла. Кайберләренең хәтта машиналары да янына салына. Ә инде иң шаккатыргычы – табутның тәрәзәсе һәм кондиционеры белән телефоны булуы. Моннан тыш, әлеге чарада катнашкан һәрбер хатын-кыз үзләрендә булган берер алтын әйберне мәрхүмнең каберенә салырга тиеш.
Әлбәттә, байлар күмелгән мондый урыннар мародерлардан ышанычлы саклауны таләп итә. Алар Мисыр фиргавеннәренекеннән ким түгел. Мондый склепны архитектураның барлык кануннары буенча томалап яшерәләр. Тәүдә бетон плитәләр салалар, ә аннары тагы да ышыначлырак булсын өчен калын бетон катламы агызалар.
Әмма кайвакыт аларны хәтта мондый хәвефсезлек чаралары да саклап кала алмый.