Ул 14 куянны һәм 20 тавыкны юк иткән.
Билгесез җәнлек Башкортстанның Благовещен шәһәрендәге бер хуҗалыкка һөҗүм иткән. Шушы көннәрдә булган әлеге хәл нәтиҗәсендә 14 куян һәм 20 тавык ерткычның корбаны булган.
- Мал асраучылар, игътибарлы булыгыз: төнлә "чупакабра" йөри һәм җәнлекләрнең канын эчә! - дип сөйли урындагы ханым.
Шундый ук хәл август уртасында да теркәлгән булган. Ул вакытта дистә ярым йорт куяны үлгән килеш табылган.
Узган елда Баймакта да «чупакабра» йөргән, ул чакта билгесез җәнлек, читлеккә кереп, дистәгә якын йорт куянын үтергән.