+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 сентябрь 2019, 10:49

Әстәгъфирулла! Данир Сабировның Элвин Грейның хатыны буласы килә

Элвин Грейның Инстаграм аккаунтындагы чираттагы посты шау-шу куптарды. Җырчы фотосы астында "Бүген мәктәпкә барасызмы?" дип сораган. Берни дә юк кебек, әмма... Пародия остасы, җырчы Данир Сабиров, аңа җавап итеп: "Минем укыйсым килми, синең хатының буласым килә", - дип язган.

Элвин Грейның Инстаграм аккаунтындагы чираттагы посты шау-шу куптарды. Җырчы фотосы астында "Бүген мәктәпкә барасызмы?" дип сораган. Берни дә юк кебек, әмма... Пародия остасы, җырчы Данир Сабиров, аңа җавап итеп: "Төртмә миңа, аңладыңмы. Минем укыйсым килми, синең хатының буласым килә", - дип язган.
Элвин Грей исә: "Мин уйлап карыйм", - дип җавап кайтарган. Күрәсең, Данир Элвинга гашыйк булган йөзләгән укучы һәм студент кызлар исеменнән язып, шулай үзенчә чираттагы пародиясен ясаган.
Ләкин күпләр артистның бу шаяртуын аңламаган. Алар: "Тагын нәрсәгә барып җитәрсез икән?", "Коточкыч!", "Әстәгъфирулла! Миләүшә күргәнче алып ташла, зинһар өчен, балакаем!" - дип яза.
Бер кыз исә: "Минем дә аның хатыны буласым килә", - дигән. Элвин Грей аңа да: "Тагын бер уйлап карыйм", - дип җавап биргән.
Моңа кадәр "Матбугат.ру" Данир Сабировның Ришат Төхвәтуллинның хатыны буласы килүе турында язган иде инде.
Читайте нас