Уфаның Непейцев дендропаркындагы урман массивында хатын-кыз мәете табылган. Бу хакта "Башкортостан" телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта аның үлем сәбәпләрен ачыклау өчен экспертизалар билгеләнгән.
Алдан билгеле булганча, ул берничә көн элек вафат булган.
Мәрхүмәнең шәхесе әлегә билгеле түгел.