Уфаның Октябрь районы суды 39 яшьлек ханымга карата «аеруча зур күләмдә мошенниклык» мәддәсе буенча карар чыгарган.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2011 елдан хатын танышларыннан бурычка акча алган.
Ул әлеге акчаларны электрокабельләр белән шөгыльләнүче компаниягә салырга вәгъдә иткән, бурыч суммасы тулысынча процентлар белән кайтарылачак, дип ышандырган. Гомумән алганда, ул 19 кешедән 40 миллион сумнан артык акча алган.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Суд аңа гомум режимлы холык төзәтү колониясендә 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән, ул, шулай ук, китерелгән зыянны түләргә тиеш.