Белорет шәһәрендә яшәүче ятим Фирдәвис Шәйхетдиновка Белорет районы суды дәүләттән түләүсез торак алу хокукын тормышка ашырудан кабат баш тарткан. Аның шикаятен карап тикшергәннән соң, Югары суд эш материалларын район судына кире кайтарган булган. Суд утырышы берничә тапкыр күчерелеп, ниһаять, узган. Ул янә, ятимнәрне тораксыз калдырырга, дигән карар чыгарган.
- Судья, минем барлык дәлилләремә дә карамастан, баш тарту турында карар чыгарды, - дип сөйләгән Фирдәвис Шәйхетдинов. – Мин шок хәлендә, аларның нәрсәгә нигезләнүләрен аңлый алмыйм.
Башта аңа, үзенә беркетелгән торак булу сәбәпле, фатир бирмәгәннәр. Әмма егет бабасының үзенә һәм аның апасына тиешле йортның күптән авария хәлендә булуын раслый алган.
Икенче тапкыр аның үтенечен, 23 яшькә кадәр генә торак алу өчен чиратта булырга мөмкин, дип, кире борганнар. Әмма агымдагы елның язында ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүне җайга салучы законга төзәтмәләр кабул ителде. Анда, үз торагы булмаган ятимнәр өчен яше буенча чикләүләр булмаска тиеш, дип билгеләнә.
Фирдәвис Шәйхетдинов Башкортстан Югары судына апелляция белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Аның фикеренчә, аларга тиешле торакны түрә балаларына биргәннәр.