+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 05:41

12 миллионга өмет итеп, 700 меңеннән колак каккан

Сезнең арада шулай теләсә кемгә ышанучылар бармы?

Сезнең арада шулай теләсә кемгә ышанучылар бармы?
Татарстанның Әлмәт шәһәрендә үзен Тикшерү комитеты тикшерүчесе дип таныштырган ханым 53 яшьлек иргә элек сатып алган БАДлар өчен 12 миллион сум күләмендә компенсация түләүләре барлыгын хәбәр итә. Беркатлы әлмәтле «тикшерүче» сүзләре буенча гариза яза һәм күрсәтелгән адрес буенча почта аша җибәрә.
Берничә көннән «хокук саклау органнары тәкъдиме белән беркетелгән адвокат» аның белән элемтәгә керә, ә берничә көннән судта җиңеп чыгуларын хәбәр итә. Миллионнарны алу өчен әлмәтледән акча күчерүен сорыйлар. Үз машинасын залогка куеп, ир 349 мең сум акчасын күчерә. Соңрак аңа тагын 232 682 сум акча кирәклеген әйтәләр. Бу юлы ул 470 мең сум кредит рәсмиләштерә. Әмма вәгъдә ителгән 12 миллион сум акчаны аңа юллаучы булмый.
Әлмәтле, алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә.
Акча мәсьәләсендә бик сак булыгыз! Түләүсез сырның кайдалыгыз искә төшереп торсалар да, һаман мошенникар капканына кабучылар бар. Бернинди компенсацияләр дә, отышлар да юк. Буш сүзләргә ышанмагыз!
Читайте нас