Башкортстанның Салават районында яшәүче бер ир бәрәңге карагын эләктергән. Ул кеше дә, аю да түгел, ә карбыш — урман әрләне булып чыккан.
Быел республикада әрләннәрнең күпләп зыян итүе күзәтелә. Карбыш — гадәти әрләннән эрерәк һәм бик агрессив. Ул бик тиз үрчи: җәй эчендә өчәр тапкыр уникешәр бала тудыра ала. Карбыш бернәрсәдән дә курыкмый һәм бернинди агуга да бирешми. Аның төп шөгыле — бәрәңге урлау.
Гадәттә, карбышны тоту кыен. Бакчачылар бәрәңге бакчаларына махсус капкыннар куя, әмма әрләннәрнең аларны читләтеп узу сәләте бар. Шулай да Салават районында аларның берсе тозакка эләккән. Бакча хуҗасы аны үтермәгән, читлеккә ябып куйган. “Шунда утырсын, бераздан иреккә җибәрермен”, — ди ул.