Чәчәкне бүләк иткән егет кызның кулын сорап килгән булган.
Күптән түгел Башкортстанда гаҗәпләндергеч вакыйга булган. Кыз белән егет, җиде ел буе йөргәннән соң, үзара мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә булганнар.
Егет пион чәчәкләре тотып кыз янына барган, кулын сораган. Булачак килен, чәчәкне иснәгәч, ярты сәгатьтән аңын югалткан. Аны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә алып киткәннәр. Арытаба ачыклануынча, аның пион чәчәкләренә аллергия булган икән.
Әле кыз егеткә нинди җавап биргәне билгеле түгел... Бәлки, бу хәлдән соң таралышканнардыр да...