+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 08:34

Төшке ашыгыз ни хак бүген? Аныкы - 3 миллион сум.

Русиянең иң бай кешесе булып исәпләнгән Роман Абрамович Нью Йорктагы Nello итальян ресторанында өч эшлекле партнеры белән 47 221 долларлык , ягъни 3 155 000 сумга ашаган. Алтын бөртекләре, энҗе-мәрҗәннәр дә йотканнармы әллә?

Америка журналистлары алар калдырган чекны кулга төшергән. Аннан күренүенчә, Роман Абрамович яхшы шәраб, сырлар, турама, берничә төр пастадан артык әллә ни дә алмаган. Бәлки трюфель деликатесы шулай кыйммәткә төшкәндер? Тәгамнәре бик күп булган булуын, әмма бер утырганда миллионнарча сумлык ашау барыбер башка сыеп бетми.
Әйтәм бит, егетләр нульләрне бутый хәзер.
Роман әфәндене кырындырып, иске джинс чалбар белән свитеры урынына, яхшы гына костюм кидерү күпмегә төшәр иде икән... Шулай иткәндә, акчалы гына кешегә охшап китәр иде.
Читайте нас