Шуларның бишесе авыр хәлдә.
Бу шаурманы Сипайлово бистәсендә әзерләгәннәр. 14 кеше дәваханәгә китерелгән, шуларның дүртесе — үсмерләр.
Хокук сакчылар ризыкны әзерләүче пешекчене тоткарлаган. Бу ИПның документлары булмаган. Әлеге киоскның эшчәнлеге туктатылган.
Аның хуҗасы һәм хезмәткәрләренең якын чит илдән килгәнлеге билгеле.