Гади халыкны алдаучылар көн саен яңадан-яңа алымнар уйлап табып кына тора. Теләсә кемгә ышанырга ярамавы хакында еш язабыз, тик ярык тагарак янында калучылар саны азаюга табан түгел. Менә тагын бер шундый очрак. Дүртөйле районында алдарлар өлкән яшьтәге ханымның 200 мең сумын урлаган.
Корбаннары янына, үзләрен социаль хезмәткәрләр дип танытып, әлегә шәхесләре ачыкланмаган ике хатын-кыз, кергән. Алар хуҗабикәне: "Тиздән акча алышыначак, шуңа күрә без сезнең купюраларыгызның саннарын күчереп язарга тиеш", дип ышандырган. Әлбәттә, угърылар хуҗабикәнең акчаларны каян алып, кая салганын карап торган. Арытаба 200 мең сумны "чәлдереп" качканнар. Күп очракта караклар кармагына өлкән яшьтәге кешеләр эләгә. Якыннарыгызны мондый хәл-вакыйгалар күбәюе хакында кисәтеп куегыз. Иң яхшысы - теләсә кемгә ишегеңне бөтенләй ачмау. Ә ишек шакучылар үзләрен нинди дә булса оешмадан килүчеләр дисә, аларны керткәнче, әлеге оешмага шылтыратып алу зыян итмәс.