11 сентябрьдә Уфа буенча эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ихата территорияләрен төзекләндерү һәм подъездларны комплекслы ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.
Төбәк җитәкчесе Ленин урамында быел ”Башкортстан ихаталары” республика проектына кертелгән тугыз ихатаның берсендә булды. Территория күпфатирлы дүрт йортка карый, анда яшел зона, парковка, балалар һәм спорт мәйданчыклары бар.
Ихатаны төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган диярлек. Асфальт катламы яңартылган, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган, яктырту һәм видеокүзәтү системалары ремонтланган. Балалар мәйданчыкларына махсус түшәмә җәю эшләре бара.
Октябрь проспектындагы күпфатирлы йортта төбәк җитәкчесе подъездларда үткәрелгән ремонтның сыйфатын бәяләде һәм урындагы халык белән аралашты. Анда яшәүчеләр әлеге проектларга карата уңай фикердә.
– Киләсе елга планнар турында фикер алыша башладык инде. Шул исәптән финанслау күләмен арттыру мөмкинлекләрен дә анализлыйбыз. Кешеләр безнең программаның 2024 елга кадәр дәвам итүен белергә тиеш. Шуңа күрә башка йортлар да киләчәктә программага кертеләчәк, — диде Радий Хәбиров.
Киләсе елдан башлап республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә “Башкортстан Башлыгы ихаталары” барлыкка киләчәк. Бу хакта Радий Хәбиров Уфаның Сипайлово бистәсендә булганда белдерде.
Әлеге ихаталар республика Башлыгы фондыннан финансланачак. Мондый ихатаны муниципалитетларда яшәүчеләр тавыш бирү юлы белән үзләре билгеләячәк, аннары заявка төбәк Башлыгына тапшырылачак.
– Җиңгән ихата буенча миңа заявка бирелә һәм мин аны финанслауны башлыйм. Бер ихатага якынча 5 миллион сум бүлү планлаштырыла. Әгәр ихата зур икән, бу акчаларга балалар мәйданчыгы да төзеп, әгәр ул зур булмаса, аны тулысынча төзекләндереп булачак, — диде Радий Хәбиров.