+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 08:14

Фирдүс Тямаев кызыл борыч ашау эстафетасын башлап җибәрде

Бүген хәле ничек аның?

Бүген хәле ничек аның?
Фирдүс Тямаев кичә үзенең интернет челтәрендәге битендә кызыл борыч ашау эстафетасын башлады. Бер генә борыч түгел, хәтта өчне ашады. Эстафетаны Рифат Зарипов, Илсөя Бадретдинова һәм Данир Сабиров дәвам итәргә тиеш.
Фирдүснең подписчиклары "Элвин Грейга да җибәр әле" дип сораган, тагын борыч ашап, аңа да эстафетаны җибәрде. Хәзер бу артистларның борыч ашаган видеоязмаларын көтеп калабыз.
Әлегә Фирдүснең подписчиклары аның сәламәтлеге өчен кайгыра. "Болай да оста сикерә иде, 4 кызыл борыч ашагач, хәзер йөгерүдән туктамыйдыр инде", - дип яза аның подписчиклары.
Читайте нас