+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 18:09

Җиде яшьлек малай буылып үлгән

Кичә Иглин районында булган бу хәл тетрәнергә мәҗбүр итте.

Кичә Иглин районында булган бу хәл тетрәнергә мәҗбүр итте.
Фаҗига шәхси йортларның берсендә теркәлгән.
Җиде яшьлек малай баскычта куркыныч шөгыль уйлап таба. Ул тасмалар алып, аларны үзенә һәм баскычка бәйләп уйный. Һәм бервакыт шушыларга уралып буыла.
Аны башта абыйсы күреп калып, тасманы кисә. Аннары дәваханәгә илтәләр. Ләкин бала һушына киләлми үлә.
Әле тикшерү бара.
Балаларыгызның ни белән шөгыльләнүен һәрвакыт күзәтеп торыгыз. Аларны ялгызын калдырырга тырышмагыз. Югыйсә фаҗигагә бары бер адым.
Читайте нас